Центральная библиотека

“Гомер юлы –су юлы“

Азнакай шәһәренең үзәк китапханәсендә язучы, публицист,бик күп юморескалар авторы якташыбыз Халидә Галимованың “Гомер юлы –су юлы“ дип исемләнгән өр-яңа җыентыгы тәкъдир ителде. Әлеге җыентык төп 3 өлештән тора. Анда иҗатчының юмористик әсәрләре, шигырьләре, хикәяләре урын алган. Әлеге чарага Әлмәт шәһәренең Язучылар берлеге рәисе, драматург Равил Сабыр, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, “Маяк “гәҗите редакторы Фәрхәд Шәйхулов һәм районның тагын күп кенә җитәкчеләре, Халидә Галимованың гаиләсе, туганнары, дуслары, китапханәчеләр, Гөлстанчылар, иҗат сөючеләр җыелган иде. Кичәдә язучының әсәрләре, шигырьләре яңгырады, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан аның юморескасы сәхнәләштерелде. Җыр-моң белән үрелеп барган чарада якташыбыз тарафына бик күп котлау сүзләре яңгырады.