"Каурый каләм сызган серле юллар"

Бүген 4 март көнне Азнакай Үзәк китапханәсендә шәһәребезнең 5нче урта мәктәбеннән 9"Б" һәм 8нче урта мәктәбеннән 8"А" сыйныфы укучылары, "Гөлстан "әдәби-иҗат берләшмәсе язучылары, китапханәчеләр , мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында Бөтендөнья Язучылар көне уңаеннан "Каурый каләм сызган серле юллар"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Җирлегебездә яшәп иҗат итүче каләм ияләре балаларны үзләренең иҗатлары белән таныштырып, укуларында уңышлар теләделәр. Туган телебезгә карата мәхәббәтле һәм ихтирамлы булырга өндәделәр.