Центральная библиотека

“Үзе язган язмыш”

Район үзәк китапханәсендә якташыбыз Әзһәр Шакировның 85 яшьлек юбилее уңаеннан “Үзе язган язмыш” дип исемләнгән  танып-белү сәгате үтте. Китап укучыларга Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ә.Шакировның тормыш юлын, иҗатын яктырткан китаплардан, газета-журналлардан алынган кызыклы мәгълүматлар җиткерелде. Ә.Шакировның атаклы щепкинчыларның берсе икәнлеге, 55 елга якын Камал тетрында эшләве, уйнаган ролләре турында өзекләр кычкырып укылды. Укучылар артистның бик күп истәлек рәсемнәре белән таныштылар. Илебез тарихында, кешелек язмышында иң авыр булган дәвердә дөньяга килеп, үзегезнең тырышлык, үҗәтлек белән зур дәрәҗәләргә ирешкән олугъ шәхес ул Ә.Шакиров. Якташыбыз башкарган рольләр, сәхнәдә тудырган образлар, ялкынлы чыгышлар күпләргә тормыш асылын танырга, аның матурлыгын күрергә ярдәм итә. Татар халкының телен, мәдәниятын үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклап калуда, Азнакаебызның данын яклауда Ш.Шакировның иҗатыгы бәяләп бетергесез зур әһәмияткә ия. Укучыларга “Мин актёр булсам, нинди рольләр башкарыр идем”,- дигән сорау да бирелде. Алар үзләренең уйларын бүгенге тормыш белән бәйләп тулы җавап бирделәр.