«Туган телем – минем горурлыгым»

21 февраль -Халыкара туган тел көне уңаеннан Азнакай шәһәренең Үзәк китапханәсендә укучылыр катнашында бик эчтәлекле «Туган телем – минем горурлыгым» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Кичәдә катнашкан шәһәрнең 7 нчы урта мәктәбенең 7 һәм 8 сыйныфы укучылары, укытучылары Гөлфина Нашат кызы белән берлектә, үз телләрен генә белү белән чикләнмичә, башка телләр белән дә кызыксынуларын белдерделәр, татар, рус, казах, әрмән, мари, украин, белорус, чуваш, башкорт халкы телләрендә шигырьләр һәм халык авыз иҗатыннан өзекләр сөйләделәр. Кичә барышында китапханәче туган телнең халкыбызның гореф-гадәтләре, әдәбияты, мәдәнияте нигезен тәшкил итүен ассызыклап үттеп, мавыктыргыч викторина белән укучыларның белемнәрен сынады. Туган телгэ карата хәрбер кешенең горурлык хисе булырга тиешлеген,үз телеңне белү, аңарда иркен сүйләшү,үз телеңне ихтирам итү кирәк. Аны балаларга инде сабый чагыннан үк белеп үсү бик мөхим.