Центральная библиотека

#РизаФәхреддин


 Район үзәк китапханәсендә “Риза Фәхреддин мирасы” исеме астында танып-белү сәгате узды. Анда Азнакай политехник көллияте студентлары чакырулы иде. Чарада бөек акыл иясе, олуг җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле, мәгърифәтче, тарихчы, әдип, педагог, мөхәррир, публицист Ризаэддин Фәхреддиннең эшчәнлеге яктыртылды. Мәшһүр галим мирасының зур өлеше балалар тәрбияләүгә, җәмгыятьне үстерүгә юнәлдерелгән хезмәтләрдән тора. Алар бүгенге көндә дә актуаль һәм кирәкле. Танып-белү сәгатендә студентлар белән Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренә нигезләнеп тормышта үз-үзеңне камилләштерү, җәмгыятьтә үз урыныңны табу турында фикер алышынды.