Центральная библиотека

"Күтәрик хәтер пәрдәләрен"

24 январь көнне Азнакай районы Чалпы авылы мәдәният йортында авылның тарихына һәм аның шәхесләренә багышланган "Күтәрик хәтер пәрдәләрен" дип аталган китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге китапта Чалпы авыл җирлегенә керүче Баланлы Бүләк, Ирекле һәм Камышлы авылларының да яшәеше урын алган. Чара Чалпы авылы имамы Зөфәр Хәбибрахмановның изге догалары белән башланып китте. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл халкының тырышлыгына, тарихи китапка керткән зур хезмәтләренә югары бәя бирде. Чараны оештыручылар шушы җирлектән чыккан бөек һәм танылган шәхесләрне зур горурлык хисләре белән искә алдылар. Кичә җыр-моң һәм истәлекләр уртаклашу белән үрелеп барды, күп кенә хәтирәләр яңартылды.