Центральная библиотека

«Очрашу урыны-балачак»

Азнакай шәһәренең Үзәк китапханәсендә танылган журналист, Әфган сугышы ветераны , якташыбыз Әсәй авылы егете Марат Насыйбулла улы Исхаковның яңа гына табадан төшкән «Тәртипсез малай язмалары» дигән китабын тәкъдир итү кичәсе үтте. «Очрашу урыны-балачак» дип исемләнгән чараны Азнакай китапханәләр берлеге җитәкчесе Исламова Зөлфия Әхсән кызы ачып җибәрде. Әлеге чарада авторның гаиләсе, туганнары, классташлары, авылдашлары, каләмдәшләре, китапханәчеләр һәм әдәбияткә гашыйк райондашларыбыз катнашты. Әсәй авылының мәдәният хезмәткәрләре Сәйфиева Ләйсән, Йосыпова Албина һәм китапханәче Исхакова Гөлсем катнашында Марат Исхаков язмасы буенча сәхнәләштерелгән күренеш җылы алкышларга күмелде. Зәния ханым Исхакованың тормыш иптәше турында үзе әзерләгән кызыклы автобиографиясе, кунаклар арасында оештырылган « Сорау-җавап » уены, матур җырлары да да бик яратып кабул ителде. Гармунчы, бик күп бәйгеләр лауреаты Сәрия Сәгъдәтуллинаның моңлы көйләре һәммәсен кабаттан яшьлек елларына алып кайтты. Чараны китапханәче, шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинова алып барды. Кичә барышында бик күп теләкләр, котлау сүзләре яңгырады. Республикабызның мәртәбәле матбугат хезмәткәрләре һәм авторның балалары тарафыннан җибәрелгән матур видео-бүләк тә кичәгә үзгә бер ямь өстәде.