Центральная библиотека

"Бүләк итәм сезгә йөрәк җылым"

 
13 нче декабрь көнне Үзәк китапханәдә "Гөлстан" әдәби берләшмә әһеле, иҗатчы Батыршин Илдар Вәгыйз улының тәүге "Әтием миләшләре" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды. "Бүләк итәм сезгә йөрәк җылым" дигән әлеге җырлы-моңлы әдәби кичәдә шагыйрьнең гаиләсе, туганнары , каләмдәшләре, китапханәчеләр, иҗат сөючеләр катнашты. Кичә җылы әңгәмәләр, ихлас теләкләр, матур җырларга бай булды.