“Безнең гомер әле узмаган”



Азнакай районы үзәк китапханәсендә ветеран китапханәче Фаяз Зәйдуллинның иҗат кичәсе узды. “Безнең гомер әле узмаган” исеме астында үтүче чарага Фаяз Хәбибулла улының якыннары, озак еллар бергә кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләре, сыйныфташлары, укыткан укучылары чакырулы иде. Фаяз Зәйдуллин киңкырлы шәхес. Ул Балтач авылында балаларга физика-математика, җыр фәннәреннән белем бирә, җирлек башлыгы булып тора, авыл мәдәният йортында мөдир, китапханәче булып эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булуына карамастан, Фаяз абый районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Авылларында ветераннар советын җитәкли, “Зөбәрҗәт” исеме белән фольклор ансамбле оештыра, авыл музеен ача. Авылларында бер генә чара да Фаяз Зәйдуллинның гармун моңнарыннан, шигырьләреннән башка узмый. Ул ике китап авторы да. Чарада авторның шигырьләре яңгырады. Иҗат кичәсе җыр-моң, биюләр, матур теләкләр белән узды.