"Үзем булып калам"






7 нче ноябрь көнне Үзәк китапханәдә күп кенә шигырьләр, җырлар авторы, якташыбыз -Балтач авылы егете Арнис Зәки улы Абдуллинга 70 яшь тулу уңаеннан күркәм "Үзем булып калам" дигән иҗат кичәсе үтте. Әлеге чарада районыбыз җитәкчеләре, шагыйрьнең гаиләсе, авылдашлары, каләмдәшләре, китапханә хезмәткәрләре, дуслары, районыбызның иҗат сөючеләре катнашты. Иҗат кичәсе Арнис Абдуллин сүзләренә язылган матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды.