“Чырагы нур сибә бүген дә”



"ТРда фәнни-технологик үсеш елы", Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән "Шәхесләр елы" кысаларында Азнакай үзәк китапханәсендә мәгълүмат сәгате үтте. “Чырагы нур сибә бүген дә” исеме астында узган чара якташыбыз галим, тарихчы, язучы Таҗетдин Ялчыголга багышланган иде. Гарәп, фарсы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятын яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол – төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше була. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Ялчыголның язма мирасы әле тиешенчә барланмаган, өйрәнелмәгән. Аның тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язуы билгеле. Чарада катнашучы “Гөлстан” әдәби иҗат берләшмәсе әһелләре, китап сөючеләр галимнең иҗаты, төрле өлкәдәге эшчәнлеге белән таныштылар. Җирлегебездә шундый галим туып үсүе белән горурлануларын белдерделәр.