Центральная библиотека

"Бер күрешү-бер гомер"

Көзнең иң матур мизгелләреннән берсе - Өлкәннәр декадасы дәвам итә. 2 нче октябрь көнне Үзәк китапханәбездә районыбызның бер төркем каләм ияләрен берләштергән "Гөлстан" әдәби-иҗат берләшмәсе җәйге яллардан соң кабат үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Әлеге чара юкка гына "Бер күрешү-бер гомер "дип исемләнгән. Тарихчы, академик Альберт Борханов җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар конгрессы оештырган "Евразия -24" фәнни форумында эшлекле сәфәрдә булып кайткан якташыбыз, язучы Марсель ага Гариповның кызыклы истәлекләре белән башланып киткән чара, җанлы аралашулар, иҗатчыларның иҗат җимешләре, алдагы көнгә кабул ителәчәк планнар белән аралашып барды.