Центральная библиотека

"Үткәннәрем белән бәхетле мин"

"Үткәннәрем белән бәхетле мин". Район үзәк китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан шул исемдәге чара үтте. Очрашуга китапханә берлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын вәкилләре чакырулы иде. Алар китапханәләр берлегендә эшләгән еллар истәлекләре белән уртаклаштылар. Фаяз Зайдуллин бәйрәмне гармун моңнарына күмеп үзе язган шигырьләрен укыды, Гөлчәчәк Хаҗиева матур җырларын бүләк итте. Мул табын артында узган очрашуда өлкәннәр белән китапханә эшчәнлеге буенча алга планнар да билгеләнде.