"Язмышларга үч итеп"




20 нче сентябрь көнне Үзәк китапханәбездә РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, 30 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган күп кырлы талант иясе, шагыйрь Фәнис Миннәхмәт улы Исламовны искә алуга багышланган әдәби чара үтте. Исән булса, якташыбызга 18 сентябрьдә 80 яшь туласы иде. Ул тумышы белән Азнакай районы Күктәкә авылыннан. Барлык сугыш балалары кебек балачактан ата назын күрми үсә. Язмыш сынауларына дучар булып, якты дөньяларны күрү бәхетеннән мәхрүм кала. Әмма , корычтай холкын эшкә җигеп, халкына хезмәт итүен дәвам итә. Укучыларга тарих фәненнән белем бирә. Матур-матур шигырьләр, җырлар иҗат итә. Бүгенге чарада районыбыз башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары (Фәнис Исламовның укучысы) Гыйләҗев Дамир Рашат улы, шагыйрьнең тормыш иптәше Рәзимә ханым, улы Данис, килене Илзирә, оныклары, туганнары, якыннары, китапханәчеләр, "Гөлстан" әдәби берләшмә әгъзәләре, иҗат сөючеләр катнашты. Чара барышында шагыйрь турында истәлекләр барланды, аның шигырьләре, үзе башкаруында аудиоязмаларда сакланган җырлары яңгырады, үзе исән вакытта төшерелгән видиоистәлекләр экраннан күрсәтелде. Азактан шагыйрьнең якты рухына багышлап дога укылды.