Центральная библиотека

”Хисләр ташый күңелемнән”

Район үзәк китапханәсендә якташ шагыйрәбез Фәүзия Төхбәтуллинаны искә алу кичәсе үтте. ”Хисләр ташый күңелемнән” исеме астында узган чарада шагыйрәнең якыннары, дуслары, үзе озак еллар хезмәт куйган 4нче лицей укучылары һәм укытучылары катнаштылар. Фәүзия Төхбәтуллина арабызда булмаса да, аның шигырьләре бүген дә кулдан-кулга йөреп укыла. Үзенә генә хас, беркемне дә кабатламый торган, рухи җан азыгы булырдай шигырьләр, еллар буе көйләп тә туймас җырлар иҗат итте Фәүзия апа. Аның сүзләренә язылган җырларны бүген дә татар эстрадасының танылган җырчылары башкара. Чарада әлеге җырлар һәм авторның шигырьләре тамашачыга тәкъдим ителде. Кичәдә катнашкан һәркем Фәүзия Төхбәтуллина турында истәлекләр яңартты.