Центральная библиотека

"Туган якта минем тамырларым"

Бүген 26 август көнне Үзәк китапханәдә якташыбыз ,шагыйрь Фәһим Шәймәрдәновның тууына 75 еллыгы уңаеннан "Туган якта минем тамырларым" дип исемләнгән искә алу кичәсе узды.Чарада шагыйрьнең кызы Регина, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре Әсгать Сәгытдинов, Нәсимә Камалиева, авылдашлары, классташлары, "Гөлстан"әдәби берләшмә әгъзәләре, китапханәчеләр,иҗат сөючеләр катнашты. Әдәби-музыкаль кичә барышында шагыйрьгә бәйле бик күп истәлекләр барланды, матур җырлар, шигырьләр, гармун моңнары яңгырады. Соңыннан Сөмбел абыстай мәрхүм шагыйребез рухына багышлап дога укыды. Әлеге искә алу чарасы күңелләрдә озак сакланыр!