Центральная библиотека

"Тылсым бардыр төсләр туенда"

Районыбыз талантларга бик бай. Шундый сәләтле шәхесләребезнең берсе Илһам Мирсәет улы Һадиев 1959 елның 5 августында Мамадыш районы Кыравыл авылында туган.Азнакай районы Татшуган авылында мәктәп тәмамлаганнан соң, Лениногорскийның сәнгать педагогия училищесына укырга керә. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Мәснәви Хәертдинов аны үз остаханәсенә ала. Училище аңа Ленинград сәнгать академиясенә юллама бирә. Хезмәт юлын Азнакайның сәнгать фондында башлый. Үзенең нәкыш әсәрләре белән Мәскәүдә Суриков истәлегенә багышланган күргәзмәдә Уфа, Казан, Әлмәт, Лениногогрск,Чаллы сынлы сәнгать күргәзмәләрендә катнаша. Бүген ул үзенең 65 яшьлек юбилеен каршы ала.Талантлы якташыбыз турында "Тылсым бардыр төсләр туенда" дип исемләнгән әңгәмәдә шәһәребезнең "Азнакай" шифаханәсендә сәламәтлеген ныгытучы балалар бик кызыксынып катнаштылар.