Центральная библиотека

“Сугыш ятимнәре”

 Район үзәк китапханәсендә фронтовик язучы Мияссәр Хафизовның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Сугыш ятимнәре” дигән исем астында укучылар белән әңгәмә үтте. Китапханәче балаларга язучы турында тулы мәгълүмат бирде. Иҗатында күтәрелгән проблемалар хакында сөйләшү узды. Шулай ук укучылар белән якташ фронтовик язучыларыбыз иҗатын да искә төшерделәр.