Центральная библиотека

"Ләлә чәчәге"

 Шәһәребезнең 8 нче номерлы"Гнездышко" ("Оячык") балалар бакчасында Азнакай шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар теленә өйрәтү буенча музыка җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре катнашында "Ләлә чәчәге" дип исемләнгән  муниципаль семинар булып узды. Югары категорияле музыка җитәкчесе Җиһаншина Гөлназ Әҗүәт кызының авторлык җырлары белән таныштыру һәм тәкъдир итү практикумында китапханәче Гөлчәчәк Садретдинова да катнашты.Әлеге музыкаль альбомга аның да 7 балалар җыры кергән. Телебезне үстерү һәм килер буыннарга тапшыру максатыннан оештырылган изге эшләр дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.