Центральная библиотека

"Мәгърифәтче, галим, тарихчы...”

 28 март көнне район үзәк китапханәсендә олуг шәхес Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел тулу уңаеннан “Мәгърифәтче, галим, тарихчы...” исеме астында китап укучылар конференциясе үтте. Чарага әдәбият сөючеләр, китапханәчеләр чакырулы иде. Бөек акыл иясе, җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле, мәгърифәтче, тарихчы, әдип, педагог, мөхәррир, публицист Ризаэддин Фәхреддин – татар тарихында җуелмас эз калдырган шәхес. Конференция барышында аның тормыш юлы, иҗат этаплары яктыртылды. Риза Фәхреддиннең җирлегебездә Илбәк авылында үткәргән көннәре, мөгаллимлек итүе, әдәп-әхлаклылык буенча нәсыйхәтләре тыңланды, кызы Әсманың истәлекләре яңгырады. “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән “Рухият” фонды Р.Фәхреддиннең хезмәтләрен нәшер итүгә зур көч куя. Чарада катнашучылар әлеге китаплар белән дә таныштылар.