#ГеройШагыйрьМусаҖәлил
Бүген шәһәребезнең 6 нчы гомүм белем бирү мәктәбендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан районыбыз һәм шәһәребез мәктәпләренең 5 нче сыйныф укучылары арасында оештырылган муниципаль квест уеннар бәйгесе узды. Укучылар уен маршрут кәгазьләрен кулларына алып,аерым классларда урнаштырылган "станция"ләр буйлап сәяхәт иттеләр һәм бәйге биремнәрендәге сорауларга җаваплар биреп,баллар җыйдылар. Җюри составында Үзәк китапханәдән Гөлчәчәк Хаҗиева һәм Балалар китапханәсеннән Алсу Сәйфиевалар да катнашты. Баллар саналып, җиңүче командалар дипломнар белән бүләкләнде. Мондый бәйгеләр укучыларның интеллектын,фикерләү сәләтен арттыра,бер-берләре белән аралашу өчен дә юллар ача.