"Чагыллы Октябрь Буляк"

Октябрь Бүләк авылы Азнакай районының искиткеч матур табигатьле җирендә урнашкан,инеш-күлләргә ,саф сулы чишмәләргә,уңдырышлы урман –кырларга бай як.100 еллык тарихы булган,тырыш халкы белән дан тоткан авыл чын-чынлап бәйрәм рухын алды бүген.Октябрь Бүләк авылына багышлап таш ачу,шушы авылда җитәкче булып эшләгән Әнәс Гадиев истәлегенә стелла ачу,шулай ук гаҗәеп эчтәлекле ,килер буыннарга да затлы мирас булып калырлык "Чагыллы Октябрь Бүләк" китабын тәкъдир итү чарасына бик күп кунаклар,җитәкчеләр кайтты,авылдашлар җыелды. Театральләштерелгән тамаша, матур концерт номерлары белән үрелеп барган бәйрәм барышы һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятты. Китапханәбез хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә-презентацияне дә кунаклар кызыксынып күзәтте. Кичәне атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Динмухаметов һәм китапханәче Гөлчәчәк Садретдинова алып барды.