Центральная библиотека

" Чынбарлык һәм виртуаль тормыш"

Район үзәк китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары белән " Чынбарлык һәм виртуаль тормыш" дип исемләнгән танып- белү сәгате узды. Чара барышында балалар тест үтеп, сорауларга җаваплар биреп IT технологияләр, аларның кеше тормышындагы ролен бәяләделәр. Мәгълүмати технологияләрне дөрес куллану укучылар өчен зур мөмкинлекләр ачуын ассызыкладылар. Ләкин виртуаль тормышка караганда реаль чынбарлык чарада катнашучыларның барысына да якынрак булды.