Центральная библиотека

"Шагыйрә Клара Булатова белән иҗади очрашу"

Азнакай районында яшәп иҗат итүче "Гөлстан " әдәби берләшмәсенең каләм ияләре бүген Әлмәт районы Нәдер авылына татар халкының легендар шагыйрәсе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Клара ханым Булатова янына иҗади сәфәр белән барып, аның шәхси музеена сәяхәт кылдылар, шагыйрәнең иҗат һәм тормыш юлы белән тагын бер кат танышып, күңелләренә илһам нуры алып кайттылар.