Центральная библиотека

“Йөзегездә балкыган нур сүнмәсен, күңелләрдә яшьлек уты гөрләсен”

Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр декадасы уздырыла. Бу вакытта өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкәннәр көне уңаеннан 4 октябрь көнне Үзәк китапханәдә “Йөзегездә балкыган нур сүнмәсен, күңелләрдә яшьлек уты гөрләсен” исемле өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Өлкәннәрне яшьлек елларына кайтарып, төрледән-төрле матур концерт номерлары күрсәтелде,котлаулар белән дәвам итте. Өлкәннәр үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм кичәсеннән өлкәннәребез күтәренке кәеф белән таралыштылар.