#КәримТинчурин

Бүген район үзәк китапханәсендә драматург, режиссер, артист Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган чара узды. Анда Азнакай шәһәренең 7нче мәктәп укучылары чакырулы иде. " Сүнмәс йолдыз яктысы" исеме астында үткән чарада балалар татар мәдәнияты үсешенә зур өлеш керткән Кәрим Тинчуринның иҗаты белән таныштылар. "Халык дошманы", " репрессия" төшенчәләренә ачыклык керттеләр, К.Тинчуринның сәхнә әсәрләрен видеотасмада карадылар.