Центральная библиотека

"Әткәй гармуны"

14 нче сентябрь көнне районның Үзәк китапханәсендә "Гөлстан"иҗат берләшмәсе әгьзасы, шигырьләр, чәчмә әсәрләр авторы, райондашыбыз Шәрипова Җәүһәрия Сафа кызының тәүге "Әткәй гармуны" дип исемләнгән китабын тәкьдир итү кичәсе уздырылды. Кичәдә шәһәр һәм авыл китапханәчеләре, "Гөлстан"чылар катнашты. Чарада авторның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. Матур,җырлар,шигырьләр тыңладык.