Центральная библиотека

"Киләчәге бар милләт без, шәхеләргә бай без"

Шәһәребезнең мәдәни үзәгендә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Азнакайның почетлы гражданы Әзһәр Шакировның  әле яңа гына табадан төшкән "Халкыбызның кадерле шәхесләре" исемле китабын тәкьдир итү кичәсе уздырылды.Тантананы район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, горурлыгыбыз булган Әзһәр ага Шакировка барлык Азнакайлылар исеменнән олы рәхмәтләрен һәм котлау сүзләрен ирештерде. Газиз халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган  әлеге китап татар дөньясы өчен бик зур әдәби мирас булуы ассызлыкланды әлеге матур чарада.