Центральная библиотека

"Сагыш-наздан сәйлән тезеп җыр язасы иде,язасы..."

17 июнь көнне район үзәк китапханәсендә якташ шагыйрәбез Гөлсирин Гобәйдуллинаның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды. Чарага шагыйрәнең бертуган абыйсы Нурулла Гобәйдуллин, оныгы Ләйсән Котлыкаева, оныкчыгы Әдилә, якын дуслары Нәсимә Камалиева, Альфира Авзалова һәм китап сөючеләр килгән иде. Гөлсирин Ярулла кызының шигырь, бәет, мөнәҗәт, легенда, кечкенә хикәяләрендә тирә-юньнең матурлыгына соклану, аның киләчәге өчен борчылу, хезмәт кешесенә, кешелеккә мәдхия җырлау ята. Шигырьләренең гадилеге, халыкчанлыгы игътибарны җәлеп итә. Гаилә җылысын саклаган кичәдә шагыйрә турында истәлекләр яңартылды. Гөлсирин Гобәйдуллина  сүзләренә язылган җырлар тыңланды, шигырьләр укылды.