"Китаплы гомер"

ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында якташыбыз язучы, тарихчы Марсель Гариповның иҗатына 25 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Анда Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче күренекле иҗат әһелләре, Азнакай район администрациясе вәкилләре, районыбызның "Гөлстан" әдәби иҗат берләшмәсе һәм сәхнә осталары катнашты.