"Сугыш урлаган балачак"

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылаган көннәрдә Азнакай районы үзәк китапханәсендә тыл ветераны Җиләк Иванова белән очрашу узды. "Сугыш урлаган балачак" дип исемләнгән тарихи сәгатьтә шәһәрнең 5нче мәктәп укучылары катнашты. Хөрмәтле ветеран сугыштан соңгы тормыш, белем бирү системасы турында сөйләде. Укучыларны туган якны, бүгенге тыныч тормышны яратып яшәргә өндәде.