Центральная библиотека

"Тарихлардан килгән мәхәббәт"

27 апрель көнне Үзәк китапханәдә язучы,тарихчы,атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Гарипов(Мирсәй Гариф)белән әдәби очрашу узды.Чарада Азнакай 8 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары, укытучылар, китапханәчеләр һәм "Гөлстан"әдәби берләшмә әгьзаләре катнашты.Әлеге кичәне китапханәче Гөлчәчәк Садретдинова алып барды.Укучылар, килгән кунаклар М.Гариповның иҗат юлы белән танышып,үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап алдылар.