“Тукай рухы күңелләрдә”

22 апрель көнне район үзәк китапханәсендә “Тукай рухы күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чарага Азнакай шәһәре 9нчы урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары чакырулы иде. Балалар китапханәче белән берлектә “Тукай иле”нә сәяхәт кылдылар. Тышлыкларына бөек шагыйрь сурәте төшерелгән конфетлар, шәм, сабын чыгарылуы; Тукайның 70 якын тәхәллүсе (псевдоним) булуы балаларда зур кызыксыну уятты. Шигырь, җыр, уеннар белән тулыланган чара рухи күтәренкелектә узды.