"Хезмәт һәм тыл ветераны Хайруллина Расиха Заһит кызының гомер бәйрәме-90 еллык юбилее".

Бүген хезмәт һәм тыл ветераны Хайруллина Расиха Заһит кызының гомер бәйрәме-90 еллык юбилее. Аны котлап район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, район китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова, туганнары, озак еллар китапханәдә бергә эшләгән хезмәттәшләре изге теләкләрен җиткерделәр.
Хайруллина Расиха Заһит кызы 1931 елның 31 августында Азнакай (элеккеге Тымытык районы) районы Тархан авылында туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Шул чор балалары күргән ачлык, ялангачлык, олылар белән иңгә- иң куеп эшләү... Һәммәсе дә күңелендә. 1968 елда Азнакай районы үзәк китапханәсенә җыештыручы булып эшкә керә. 20 ел буе бер урында эшләп 1988 елда лаеклы ялга чыга. Ачык чырайлы, шаян сүзле Расиха апаны китапханә хезмәткәрләре яратып «безнең Расиха апа бит ул!», диләр. Хөкүмәт тарафыннан Расиха Заһит кызы «За доблесный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.» медале, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү»нең юбилей медальләре, Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасының истәлек билгесе белән бүләкләнә. Хайруллина Расыйха Заһит кызына 2017 елда сугыш чоры буынының хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү, халык хәтерендә кадерләп саклау максатыннан бастырып чыгарылган « Герои тыла Республики Татарстан. Азнакаевский район» китабы тапшырылды. 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «75 лет Победы в Великой Оечественной войне 1941-1945гг» медале белән бүләкләнде. Шат күңелле, җор телле Расиха апа бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә кызлары белән яши.