Центральная библиотека

2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.

Районыбыз китапханәчеләре балалар күңелендә китапка мәхәббәт уятуда, әдәп-әхлак нигезләрен тәрбияләүдә белем бирү оешмалары, укытучылар, тәрбиячеләр белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. 25 август көнне шәһәребездә узган укытучыларның август киңәшмәсендә китапханәчеләр районыбыз оешуга 90 ел тулу, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган бай китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.