Центральная библиотека

2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.

25 август көнне үзәк район китапханәсенә райондашыбыз Ухтияр Илюхин үзенең яңа гына басылып чыккан "Якты Күл нуры" китабын бүләк итте. Ухтияр Илюхин тумышы белән Азнакай районы Якты Күл авылыннан. Озак еллар Азнакай " Сельхозтехника" берләшмәсендә, Азнакай бораулар эшләре идарәсенең автотрактор цехында эшли. 1990 еллардан башлап районыбызның "Маяк" газетасында мәкаләләре басылып килә, шулай ук Татарстан республикасында чуваш телендә чыга торган "Сувар" газетасының актив хәбәрчесе.