#ГодРодныхЯзыков

Р.С.Закирова исемендәге Үчәлле авыл китапханәсе районыбызда чуваш халкы яши торган Якты Күл авылына күчмә китапханә хезмәте күрсәтә. 2018 елның 20 сентябрендә авылда яңа мәдәният йорты ачылды. Биредә китапханәчеләр Миннезилә Ибраһимова, Миләүшә Мортазина, мәдәният йорты мөдире Мәҗит Ибраһимов, сәнгать җитәкчесе Зилә Хәйретдинова тырышлыгы белән чуваш халкының тормышын һәм мәдәниятен чагылдырган этнографик тупланма булдырылды. Мәдәният йорты каршында “Нарспи” фольклор коллективы уңышлы гына эшләп килә. Алар чуваш халкының борынгы җырларын өйрәнеп, гореф-гадәтләрен искә алып матур чаралар уздыралар. Жители деревни Якты-Куль очень дружные, сплоченные, всегда ярко и содержательно проходят у них национальные праздники.