#ПодариКнигуДетскомуСаду

6 августта үзәк район китапханәсендә кунакта шәһәребезнең 10 номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасына йөрүче нәниләр булып китте. Алар якташ шагыйрьләребезнең нәниләр өчен язган китаплары белән таныштылар, шигырьләр тыңладылар. "Нәниләргә бүләккә" дигән китап киштәсендәге китаплар һәм мавыктыргыч журналлар да балаларда яхшы тәэсирләр калдырды.