«Рус географик җәмгыяте»

Шушы көннәрдә Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбе базасында Татарстан Республикасында «Рус географик җәмгыяте» региональ бүлекчәсенең географик һәм экологик белем комиссиясенең киңәйтелгән күчмә утырышы узды. Киңәшмәдә КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының географик һәм экологик белем теориясе һәм методикасы кафедрасы доцентлары, республика мәктәпләре директорлары, география укытучылары катнашты. Чарада район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Азнакай районы авыллары тарихын, экологик-географик белемнәр туплаган китаплар белән таныштырдылар. Әлеге китаплар киңәшмәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.