#КнигиОВойне

Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә» хикәясендә якыннарны югалту hәм аерылышу фаҗигасе сурәтләнә. Солдат Гомәрнең госпитальдән сугышка киткәндә туганнарын күрер өчен бер генә сәгатькә өйләренә кереп чыгуы тулы хикәя рәвешендә бирелә. Сугыш чоры хикәясендә ана образы тулы рәвештә ачыла. Өч улын сугышка озаткан Мәрьям карчык өчен, һич көтмәгәндә улы Гомәрнең кайтып керүе, аңлата алмаслык күңел халәте була. Дәһшәтле сугыш елларында да безнең солдатларыбыз кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйлар. Бер генә сәгать эчендә булган бу очрашуда шатлык һәм аерылышу, ата-анага чиксез ихтирамны күрәбез.