#Библионочь2021

"Китапханә төне" акциясе кысаларында район үзәк китапханәсендә "Космос һәм без" дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. 5нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары чарада космонавтлар, җир шары һәм аның иярченнәре хакында мәгълүмат тупладылар. Чараның кунагы - Азнакай яшьләр радиостанциясе җитәкчесе Ринат Валеев радиосөючеләр түгәрәге хакында сөйләде. Түгәрәк эшчәнлеген яктырткан видео карагач, укучылар үзләре дә әлеге түгәрәккә йөрергә теләкләрен белдерделәр.