Центральная библиотека

"Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе"

Азнакай төбәкчеләре Уфа шәһәрендә узган 5 нче Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнаштылар. Форум "Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе" темасына багышланган иде. Тарихчы-язучы Марсель Гариповның авыллар тарихларын өйрәнү, китапханәче Ләйсән Габдуллинаның төбәкне өйрәнүдә Азнакай үзәк китапханәсе эшчәнлеге турында чыгышларын форумда катнашучылар бик мавыгып тыңлады, олы бәя бирде.