"Онлайн-энциклопедия Tatarica 2.0"

16 март көнне районыбыз китапханәчеләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләре белән эшлекле очрашуда катнаштылар. Үз чыгышында институтның директоры - тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев институт эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.Бүгенге көндә Институт Татарстан Республикасын, республика территориясендә яшәүче халыкларны, Россиядә һәм чит төбәкләрдә таралып урнашкан татар диаспорасын, Татарстан районнары һәм торак пунктлары тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә, шулай ук Татарстан Республикасы казанышларын глобаль Интернет челтәренә уздыру максатын күздә тотып, уникаль "Онлайн-энциклопедия Tatarica 2.0" проектын тормышка ашыру белән мәшгуль.