"Татарстанның шәһәр һәм район җитәкчеләре"

5нче март көнне Үзәк китапханәдә "Татарстанның шәһәр һәм район җитәкчеләре" дигән китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Китап укучыларга Азнакай районында хезмәт куйган 26 җитәкченең тормыш юллары турында сөйләнде. Очрашуда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Нәсимә Камалиева , озак еллар ЗАГС бүлеген җитәкләгән Лена Гыймаева,район башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе Алсу Зиатдинова,тарихчы Фаяз Зайдуллин һәм яшь музей хезмәткәре Алсу Идиятова катнашты. Алар үзләренең хезмәт иткән чордагы җитәкчеләр турында истәлекләре белән уртаклаштылар....