Центральная библиотека

"Батырлыгы мәңгелек, җыры үлемсез"

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык...
Каһарман шагыйрь, куркусыз яугир Муса Җәлилнең исеме "тарихларда укып ятларлык" булып халык күңелендә уелып калды. Бөтен дөньяда аның исемен тирән ихтирам белән искә алалар, үлемсез батырлыгы алдында баш ияләр.
Муса Җәлилнең шигырьләре илледән артык чит ил телләренә тәрҗемә ителгән. Миллиолаган укучылар аның әсәрләрен үз итеп, сокланып укыйлар. 2 нче мәктәп укучылары белән "Батырлыгы мәңгелек, җыры үлемсез" дип аталган батырлык дәресе герой шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.Үлемсез җырлары, шигырьләре яңгырады...