Центральная библиотека

"Татарстан Республикасы төбәкчеләр берләшмәсе"

12 февраль көнне район үзәк китапханәсендә Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында эшләп килүче "ТРсы төбәкчеләр берләшмәсе" Азнакай бүлеге төбәкне өйрәнүчеләрең чираттагы җыелышы узды. Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып Мөслим районында узачак конференциягә әзерлек торды. Күрше районда үтәчәк чарада Азнакайдан делегация катнашачак. Җыелыш барышында конференциядә тәкъдим ителәчәк язмалар, чыгышлар турында фикер алышынды, максатлар куелды.