"Сөйләшәбез төрле телләрдә"

27 гыйнвар көнне Азнакай шәһәренең 18 балалар бакчасында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан "Сөйләшәбез төрле телләрдә" дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре бакчага йөрүче урта төркем балаларына дөньяда нинди милләт вәкилләренең яшәве, аларның кайсы телдә аралашулары хакында сөйләделәр. Милләтләр төрле булса да иң мөһиме дуслык булуын кечкенәләр үз мисалларында күрделәр: төркемдәге 19 татар һәм 3 рус милләтеннән булган балалар дустанә мөнәсәбәттә аралашалар. Кечкенә булсалар да, алар үзләренең нинди милләттән булуларын яхшы беләләр һәм үз халкы белән горурланалар.