Гомәр Бәшир улы Бәшировның тууына 120 ел.

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшир улы Бәшировның (1901–1999) тууына 120 ел.Гомәр Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында элеккеге Арча вулысының Яңа Сала авылында туа.Армиядә хезмәт иткәндә Врангель һәм Махнога каршы сугыша, Кырымны яулауда, Сиваш сазлыгын кичүдә катнаша.Махсус курслар тәмамлап, совет милициясе һәм юстиция органнарында эшли. Ләкин әдәбиятка мәхәббәте аны журналистика өлкәсенә алып килә. 1932 елдан ул "Кызыл Татарстан" гәзитендә, бераздан "Совет әдәбияты" журналында эшли башлый. Аның бик күп мәкаләләре, очерклары, хикәяләре басыла. 1937 елда язучының атаклы "Сиваш" повесте басылып чыга. Бу әсәр бик тиз тарала һәм Г.Бәшировны күренекле язучылар сафына чыгара.Язучының "Намус" романы аеруча уңыш казана. Ул 1948 елда басыла. Халыкның Ватан сугышы чорындагы фидакяр хезмәтен яктырткан бу әсәр өчен Гомәр Бәшировка, 1951 елда, икенче дәрәҗә ССРБ Дәүләт премиясе бирелә.1968 елда язучы татар халкының гореф-гадәтләрен яктырткан "Туган ягым – яшел бишек" исемле автобиографик әсәрен тәмамлый. 1978 елда Г.Бәшировның "Җидегән чишмә" романы басылып чыга. Әсәр табигатьне саклау өчен көрәш темасына багышланган.
Г.Бәширов – фольклор әсәрләрен туплап, бастырып чыгару эшенә дә күп көч куйган язучы. "Туксан тугыз мәзәк", "Мең дә бер мәзәк" исемле китаплар аның хезмәт нәтиҗәсе. Язучы әдәби тәнкыйть үсешенә дә үз өлешен кертә.1999 елның 7 маенда Казанда вафат була.