Центральная библиотека

Мәгъсүм Мөбарәкша улы Латыйфуллинның тууына 95 ел.

  Үзәк китапханә Зур Сукаеш авылында туып үскән,язучы, шагыйрь, публицист, журналист Мәгъсүм Мөбарәкша улы  Латыйфуллинның тууына 95 ел тулу уңаеннан китап укучыларга "Затлы шәхес" дип аталган мәгълүмат җиткерә.
Якташыбызның шигырьләренә көйләр язылган. Олы сәхнәләрдә Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев кебек даһи җырчылар яратып башкарган җырларның күбесе, халыкның яраткан җырына әверелде. "Галия Кайбицкая" (монография), "Серле көзге", "Курайчы малай", "Фәйзи Биккинин", "Сәйдәшнең балачагы" һ.б. китаплар авторы да ул...Тулырак мәгълүмат белән Үзәк китапханәдә таныша аласыз. Рәхим итегез!