Җырлы,моңлы язмыш.

Хөрмәтле Резеда Илдус кызы! Сезне күркәм гомер бәйрәмегез-50 яшьлек алтын юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Тормыш авырлыклары артта калсын, алдагы һәр туар таң бары шатлык-куанычлар белән урелсен. Балаларыгызның,якыннарыгызның таянычын тоеп, игелекләрен күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез, моң чишмәгез матур җырлар булып туып торсын. Рәхмәт Сезгә һәрвакыт безнең белән булганыгыз өчен.